«Гаилә территориясе» социаль мөһим проект Татарстан Яшьләре министрлыгы ярдәмендә, Татарстан муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләренә грант конкурсы кысаларында үткәрелә.
29 июльдә, шимбә көнне Горький исемендәге ял паркында гаилә фестивале - "ГаиләФест" узачак.
Бәйрәм чарасы кызыклы булачак, ди оештыручылар. Бушлай мастер-класслар, сабын куыклары тамашасы,аквагрим көтелә.
Әлбәттә, призлар да үз хуҗаларын табачак.
Соңыннан «Yarat» кавер-төркеме чыгышы була.
Программа:
13.30 - катнашучы гаиләләрне теркәү
14.00 - фестивальне ачу.
14.15 - мастер-класслар, уеннар
15.15 - «Yarat» кавер-төркеме чыгышы
16.15 - гаилә уеннары җиңүчеләрен тәбрикләү
6+
Фото: Лениногорск-информ
Нет комментариев