Лениногорскида яшәүче Җәүһәрия Ибраһимовага 95 яшь
2025 елның беренче көнендә.
Лениногорскида яшәүче Җәүһәрия Минхәир кызы Ибраһимова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы котлады. Исәнлек теләде, бүләк тапшырды.
Җәүһәрия әби Самара өлкәсе Денискино авылында туа. Ул колхозда эшли. Алдынгылар сафында була. "Мине үрнәк итеп куялар иде", - ди.
Сугыштан соң кияүгә чыга, ире белән 1953 елда Лениногорскига күчеп киләләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
30 елдан артык "ТатАИСнефть"тә телефонистка булып эшләгән.
Эш сөючән, тырыш булып гомер иткән.
Фото: https://vk.com/wall-228447307_248
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев