Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче пенсионер мошенникларга 2 млн сумнан артык акча биргән

Лениногорскида яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз ике миллион сумнан артык акчасын югалткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, пенсионер мошенниклар корбаны булган.

Башта Россия Пенсия Фондының ялган хезмәткәре хатын-кызга шалтыраткан, аннан смстан код алып, дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтына кергән. Шуннан соң аның белән ФСБ ның ялган «хезмәткәре» элемтәгә керә – ул хатын-кызны янәсе террорчыларга акча күчерүне булдырмый калу турындагы вакыйга белән куркыта һәм җинаять эзәрлекләве белән янаган.

Пенсионер курьерга «тикшерү өчен» 2 млн сумнан артык акча биргән. Аннары аферистлар хатын-кыздан 300 мең сум таләп итә. Күрсәтелгән сумманы күчергәннән соң җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктаган.

Җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре мошенникларны һәм аларның курьерларын эзли.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев