Янә уңышлар.
Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежында тренер В.Н.Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды.
Ярышларга Лениногорск, Баулы, Алабуга, Зәй, Азнакай, Туймазы, Бөгелмә, Актүбә, Октябрьскийдан 270ләп спортчы җыелды.
- Безнең спортчылар медальләр яулады:
- 1 урын Дәүләтова Амелина, Низамова Мәликә
- 2 урын Назмуддинов Фаяз, Хәбибуллин Данил, Хисмәтуллина Камилә, Таймухин Богдан
- 3 урын Низамова Мәликә, Бочкарева Екатерина, Хәбибуллин Данил, Назмуддинов Фаяз
Дәүләтова Амелинаның зур казанышын билгеләп үтәргә кирәк, ул командада бердәнбер "алтын дубль" ясый алган, төрле дистанцияләрдә медальләр алды. Шулай ук Хәбибуллин Данил, Назмуддинов Фаяз һәм Низамова Мәликә икешәр медаль алдылар.
Шулай ук 4 нче урынны Окладный Савелий,Красников Ярослав,Манаков Александр алдылар.
1нче спорт мәктәбе тренеры В.Н.Голубев истәлегенә үткәрелгән ярышлар ,гадәттәгечә,иң көчле спортчыларны ачыклау мәйданчыгы гына түгел,ә спорт җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга да булып тора. Спорт мәктәбе җыелмасының уңышлы чыгышы тренер салган традицияләрнең яшәвен раслый.
Нет комментариев