Лениногорскида “Җиңү поезды” марафоны тәмамланды
Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Җиңү поезды” фестиваль-марафонының соңгы этабы узды.
Әлеге марафон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрләре әлеге патриотик фестиваль-марафонны башлаган иде.
Бу проект – тәгәрмәч өстендә, ягъни әлеге фестиваль бер мәйданчыктан икенче мәйданчыкка күчеп йөреде, барлыгы 9 мәйданчыкта узды, авыл китапханәләре дә берләшеп, чаралар уздырды.
Соңгы этап – үзәк китапханәдә иде. Тамашачыларга Җиңүне күрә алмаган дүрт персонажның аянычлы язмышы тәкъдим ителде.
Әдәби-музыкаль композиция геройлар монологыннан, Ватан сугышы темасындагы җырлардан һәм биюләрдән торды.
Актерлар шулхәтле оста итеп уйнадылар. Монда “Изюминки” коллективы, Татьяна Бутинова, Гүзәл Талипова, Илсаф Ситдиков, Адель Саматов, Ольга Хөсәенова, Ләйсән Рахманова, Айгөл Матыгуллина, Ахмед Матыгуллин, Лилия Вәлиева катнашты.
фотолар: үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев