Лениногорскида йолдызлы чыгарылыш кичәсе узды (+ фотолар)
Һава торышы бераз кәефне төшерсә дә, чыгарылышлар күңелендә истә калырлык көн иде.
Лениногорскида бүген чыгырылш кичәсе узды. 11нче сыйныфны тәмамлаучы 270 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.
Алар арасында 72 укучы – медальгә ия. 38 медаль иясе – беренче дәрәҗә, 34 медаль иясе – икенче дәрәҗәдәге.
Быел Лениногорск районында Бердәм дәүләт имтиханнарын 8 укучы 100 баллга тапшырган.
Чыгарылыш укучыларын, педагогларны, әти-әниләрне шундый истә калырлык көн белән Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, районның элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин котладылар.
Медальгә ия булучы укучылар кызыл келәм аша узып, әти-әниләре белән бергә медальне алырга чыкты.
Соңыннан исә чыгарылыш егет-кызлардан вальс иде. Яңгыр явып торса да, биюнең ямен алмады, ул бию үзгә бер хис, җылылык белән башкарылды.
Чыгарылыш егет-кызлар ак күгәрченнәр очырганда үзебез дә шул күгәрченнәр сыман, туган оядан очып китәбез бит, дип уйлаганнардыр.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев