Лениногорскида «Күк бүре» уены буенча турнир узачак
Шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» уены узачак.
Лениногорскиның «Алмакай» ат утарында, ягъни Югары Каран авылында 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә «Күк бүре» уены үтәчәк.
Әлеге уен узган ел да гыйнвар ае башында үткәрелгән иде.
Быел да «Алмакай» ат утары үткәрә.
Уен кагыйдәләре буенча командалар кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәш команданың «казан»ына кертергә тиеш.
Ат егылса яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук, атта утырган кеше кәҗә муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элек бу уенда 30-35 кило авырлыкта чын кәҗә түшкәсе кулланыла торган булган. Хәзерге заманда хайваннарны алай җәфаларга рөхсәт ителми. «Алмакай»да уза торган ярышта чүпрәк-чапрактан төгелгән курчак (чучело) кулланыла.
фото: узган елгы уеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев