Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида күңелле һәм масштаблы итеп Россия көнен билгеләп үттеләр (+фотолар)

12 июнь – Россия көне.

Лениногорскиның “Балерина” фонтаны янында Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Биредә һәр мәйданчык гөр килеп торды. Бер якта өченче буыннар өчен дискотека “пятачок” оештырылды, икенче почмакта өлкәннәр уеннарда катнашты. Интерактив мәйданчыклар эшләде. Ә фонтан янындагы сәхнәдә матур концерт бара иде.

Россия көнендәге чарада районыбыз авылларыннан: Куакбаш, Кирлегәч, Мөэмин-Каратайдан да үзешчән артистлар, гармунчылар килгән иде.
Мөэмин-Каратай авылыннан авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова белән шагыйрь Таһир Шәмсуаров, гармунчылар: Нәбиулла Габидуллин, Җәдит Шәрифуллин, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ринат Вәлиәхмәтов килгәннәр. 

Ринат Вәлиәхмәтов әйтүенчә, бүгенге чарага халкыбызның моңлы көйләрен уйнарга дип әзерләнеп килгәннәр. “Халык, бигрәк тә үсеп килүче буын онытмасын иде моңнарыбызны”, - ди.

Сәхнәдән “Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен яңгыратты.

Шәһәр коллективлары, ансамбльләр иң матур җырларын бүләк итте.

Лениногорскилыларны һәм кунакларны район башлыгы Марат Гирфанов котлады. “Россия көне – уртак бәйрәм. Бу – безнең уртак йортыбыз. Монда 190 халык тату һәм дус булып яши. Быелгы Россия халыклары бердәмлеге елында бө көннең әһәмияте тагын да арта”, - диде.
“Без  бүген көннең беренче яртысында өлкәннәребез өчен чара оештырырга булдык. Нәкъ менә алар – авыр чорларны үзләренең фидакарьлеге белән узган буын. Безнең  ветераннарыбыз үрнәк булып тора. Актив озак яшәү заманча трендка әверелә. Бүген шәһәребез үзәгендә   шундый күп санда “көмеш яшьтәге” вәкилләрне күрүемә бик шатмын”,  - диде.

Актив өлкән буыннарга Рәхмәт хатлары тапшырылды, шулай ук “Балкыш” республика фестивале лауреатларына Дипломнар бирелде.

Шагыйрә, композитор, хезмәт ветераны Гөләндәм Кәбирова быел  “Балкыш” фестивалендә катнашып, беренчелекне алган. “Соло башкару” номинациясендә.

“Мин бик шатмын. Бүген искиткеч чара оештырганнар.  Дипломнар да тапшырдылар. Безнең шәһәребез – Россиянең кечкенә бер өлеше, без аның матураюын, төзекләнә баруын күрәбез. Барыгызын да бәйрәм белән”, - диде Гөләндәм Кәбирова. 
Ул сәхнәдән тамашачыларга матур җырларын яңгыратты.

Килгән халык рәхәтләнеп ял итте, моңлы җырлар тыңлады. Шулай ук вальс та биеделәр. 

“Балерина” фонтаны янында 16.00 сәгатьтә исә яшьләр өчен күңел ачу чаралары булачак.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев