Лениногорскида күпфатирлы йорт фасадларында мурал һәм көзгеле мозаика барлыкка киләчәк
Фасадларда сәнгать эшләре.
«Татнефть» компаниясе ярдәме белән «Нефть барбизоны» паблик-арт программасы кысаларында 5 августтан Ленин урамы, 6А һәм Шашин урамы, 1А адресы буенча урнашкан йортларның фасадларында сәнгать эшләре башлана.
Анда шәһәребез табигатенә багышланган ике объект барлыкка киләчәк: мурал (монументаль рәсем) һәм көзгеле мозаика.
Әлеге күпфатирлы йортлар М.Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе территоиясендә урнашкан. Композицион үзәк 1984 елда фасадларның берсендә төзелгән «Хезмәт һәм сәнгать берлеге» мозаикасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев