Лениногорскида пенсионер әбине отышка ия булдыгыз дип ярты ай дәвамында алдаганнар
Сак булыгыз.
Лениногорскида яшәүче 76 яшьлек пенсионер ханым эчке эшләр бүлегенең дежур частенә мошенниклар корбаны булуы турында хәбәр итә.
Ул аңлатканча, пенсионер ханыма ярты ай дәвамында, июнь уртасыннан июль башына кадәр 200 мең сум акча отуы турында язып торганнар. Мошенниклык схемасына хас булганча, отышны болай гына бирмиләр, моның өчен салым җыемнары түләргә кирәк, дигәннәр. Пенсионер ханым ышанып, алдарларга 23 меңнән артык акча күчерә.
Мошенниклар кулына акча керсә, алар туктап калмый инде. Алар янәдән 10 мең сум сорыйлар, шул ук вакытта суд белән дә куркыталар. Әмма пенсионер әби бу юлы бирешми, ул элемтәне өзә, башка аралашмый.
РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуга катнашы булган барлык кешеләрне ачыклауга һәм тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексын үткәрә.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев