Лениногорскида праймеризның 11 хисап участоклары эшли
Бүген Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүе уза.
24 майдан 30 майга кадәр лениногорскилылар электрон тавыш бирүдә катнашты, бүген, 30 майда хисап участогына килеп тавыш биреп була.
Тавыш бирү рейтинглы булып тора, сайлаучы бер кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә, бюллетеньгә кертелгән кандидатларның максималь санына кадәр дә тавыш бирә ала. Тавыш бирү яшерен булып тора.
Лениногорск муниципаль районында 11 хисап участогы эшли. Районда 5 участок: Түбән Чыршылы, Зеленая Роща, Сарабиккол, Тимәш, Шөгердә.
Шәһәрдә 6 участок: 3нче мәктәп, 8нче мәктәп, нефть техникумында, политехник колледжда, музыка-рәсем педагогика колледжында, мәдәният сараенда хисап участоклары эшли.
#ПредварительноеГолосование
#ПредварительноеГолосованиеРТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев