Лениногорскида район башлыгы чыршысы уза
Бүген, 20 декабрьдә Мәдәният сараена иң талантлы, яхшы билгеләргә укучы, төрле олимпиадаларда җиңү яулаган, укуда һәм спортта уңышларга ирешкән балалар җыелды.
Традицион район башлыгы чыршысы уза. Эпидемия белән бәйле, ул өч этапка бүленеп үтә. Ягъни котлау тантанасы өч вакытка бүленде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов уңышка ирешкән укучыларга стипендияләр тапшыра.
Балалар өчен "Тылсымчылар мәктәбе" театральләштерелгән тамаша күрсәтелә. Шулай ук яңа ел бүләге - татлы бүләк тә алып китәләр.
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/7799399.htm


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев