Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе 2025 елга йомгак ясады

Әдәби берләшмә утырышы.

Лениногорскиның Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсе 2026 елга аяк басарга санаулы көннәр калганда, 2025 елга йомгак ясады.

2025 ел – чишмәлеләр өчен актив иҗат эшчәнлеге белән узган. Бик күп төрле әдәби чаралар үткәрелгән,  якташ язучылар истәлегенә карата әдәби кичәләр узган.

“Чишмә” берләшмәсе әгъзасы Саҗидә Мансурованың яңа китабы дөнья күргән.  Китап тәкъдим итү кичәсе башта Иркен авылында үткән, анда “Чишмә”леләр катнашкан. Китап тәкъдим итү кичәсе Лениногорск Үзәк китапханәсендә дә үтте.

“Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров үзәк китапханә белән тыгыз эшләүләрен билгеләп узды. 

2026 елда Федотовкада туып-үскән язучы Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) тууына 85 ел була, исән булса, гомер бәйрәме булыр иде.  “Чишмәлеләр” бу чараны уздырачак.

Шулай ук әдәбият галиме, шагыйрь, профессор Әнвәр Шәриповка 85 яшь булачак.  “Әнвәр Шәриповның 85 яшен ул яшәгән – Зәй-Каратай авылында уздырсак, уңышлы булыр”, - дип сөйләштеләр утырышта.

“Чишмә” берләшмәсенең 2025 елгы утырышы бүләкләүләргә бай булды. 11нче гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина “Чишмәлеләр”гә Рәхмәт хатлары тапшырды. Әйтергә кирәк, гимназиядә “Чишмә” утырышы даими уза, аларны биредә якты йөз белән каршы алалар.

Ветераннар советы рәисе  Галия Хәлимова  утырышта катнашты, ул да актив әгъзаларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Соңыннан исә “Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләре яңа елга дип язган шигырьләрен, шулай ук яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләрен укыдылар, ә композитор, шагыйрә Гөләндәм Кәбирова иҗатташ дусларына матур җырын да бүләк итте.

2026 елга зур максатлар куеп, аяк атлады төбәгебез язучылары, шагыйрьләре.

 

 

Розалия Мостафина. Автор фотолары 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев