Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын таныту максатыннан, Лениногорск мәдәният идарәсе, Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе «Моңлы Тукай теле» бәйгесен үткәрә.
Бәйге татар телендә өч номинация буенча үткәрелә:
«Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү»
«Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү»
«Тукайга багышлап үзе язган шигырь».
Бәйге 3 этаптан торачак.
1 этап - сайлап алу турлары.
2 этап - ярымфинал . Районкүләм «Моңлы Тукай теле» бәйгесенең ярымфиналы 16 апрельдә Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә үткәрелә.
З этап - финал. Районкүләм «Моңлы Тукай теле» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә шәһәребезнең Мәдәният сараенда узачак.
Гаризалар 10 апрельгә кадәр tukay.konkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.
Белешмә өчен телефон: 885595 – 2-31-74 Ләйсән Таһировна
фото: Заман сулышы, архив
Нет комментариев