Лениногорскида Хәбибуллиннар гаиләсен «алтын туй» белән котладылар
Гаилә бәйрәме
1 августта Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Хәбибуллиннар – Минсабир Сафиуллович һәм Рәйсә Мәхмүт кызын алтын туйлары белән котладылар.
Ярты гасыр элек, 1976 елның 31 июлендә алар тормыш корып җибәргәннәр. Ә булачак ир белән хатын тагын да иртәрәк танышалар - 1975 елда Сабантуйда.
Алар үз гаилә тормышын Лениногорскида башлый, аннары Түбән Камага күченә, анда озак еллар шәһәр төзүче предприятиеләрдә хезмәт куялар. Хәзер Хәбибуллиннар лаеклы ялда, ә 4 ел элек Лениногорскига янәдән кайтканнар.
Юбилярларның төп байлыгы - ике бала, дүрт онык.
Бу истәлекле көнне гаилә бәйрәменә иң якыннары җыелды, котлау сүзләре яңгырады. Традиция буенча аларның исемнәре Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы юбилярларының Мактау китабына кертелде.
фотолар: ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев