Лениногорскига «Урам Тур» килә
Кызыклы чара.
Лениногорскига бу шимбә – 8 августта Казаннан “УРАМ Тур” экстрим-парк командасы киләчәк.
Быел проект рекордлы санда шәһәрләрне — бөтен Татарстан буенча 15 торак пунктны колачлый. УРАМ Тур вакытында «УРАМ» экстрим-паркы спортчылары бергәлекләр белән очраша, мастер-класслар һәм тренировкалар үткәрә, тәҗрибә уртаклаша һәм катнашучыларга урам спортының төрле юнәлешләрендә күнекмәләрен арттырырга ярдәм итә.
Лениногорскилыларны “Яшьлек” паркында самокатта, ВМХ һәм скейтбордингта тренировкалар, мастер-класслар көтә.
15.45 – регистрация
16.00 – 17.00 – 18.00 – мастер-класслар
18.00 – 18.30 – фан-контест
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
фото: https://vk.ru/album-171771312_308236025
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев