Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Алия Кашапова балачактан спорт белән дус

Спорт- һәркемгә кирәкле

Лениногорскида күптән түгел “Яңа ел чаңгы узышы” булды. Ул Лениногорскиның трамплиннар комплексы территориясендә  узды.

Чаңгыда узышырга килүчеләр арасында мәктәп укчуылары, студентлар, предприятие хезмәткәрләре бар иде.

Хатын-кызлар  чаңгыда 1 километрга  узышты. Ир-егетләр исә – 2 километрга.

Чаңгы узышларында катнашучыларга Кыш бабайдан татлы приз бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар, медальләр тапшырылды.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Алия Кашапова алды.

Алия – Лениногорскида мәктәптә белем алган. Бүгенге көндә ул  Казан дәүләт медицина университетында укый. Ялга, әти-әниләренә кунакка кайткан. Һәм вакытны бушка уздырмаска, ә чаңгы узышында катнашырга булган.

-    Мин кечкенәдән үк чаңгыда йөрим. Бу спорт төренә мәхәббәтне әтием тәрбияләде. Гомумән, кечкенәдән үк әти-әни мине төрле спорт секцияләренә йөреттеләр. Мин аларга бик рәхмәтле. Бу миңа ярдәм итте, - ди Алия.

21 яшьлек студент кыз әйтүенчә, чаңгы спортыннан тыш, ул нәфис гимнастика буенча беренче разрядка ия.  “Трасса бик яхшы. Бәйрәм көннәрендә халыкны җыеп, шундый спорт ярышлары уздырулары  бик уңай күренеш. Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән!” – ди Алия Кашапова.

 

Егетләр арасында җиңүчеләр:
1 урында - Захар Румянцев (ЛНТ)
2 урында - Азат Мингазов (СОШ №2)
3 урында - Айдар Хакимов (СОШ №7)

Ир-атлар арасында: 
1 урында - Марс Хафизов (НГДУ «Лениногорскнефть»)
 2 урында - Руслан Хамидуллин («Сетевая компания») 
 3 урында Радик Сагдеев (фирма «Анкор»)

Кызлар арасында: 
 1 урында - Елизавета Бережнёва (СОШ №6)
 2 урында - Самира Шарафеева (Гимназия №11)
 3 урында- Рада Нутфуллина (СОШ №7)

Хатын-кызлар арасында: 
1 урында - Алия Кашапова
2 урында - Ирина Антоненко
3 урында - Фәридә Усманова

 

автор фотолары

фотолар ГАЛЕРЕЯ бүлегендә, түбәндә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев