Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Болгарда "Аулак өй - баттл" финал ярышында катнашты

23 июльдә Болгарда Халыкара этномәдәни «Ага-Базар» фестивале кысаларында «Аулак өй - баттл» Республикакүләм проектының финал ярышлары узды.

Уеннарда Зәй, Апас, Чувашиянең Батыр районнары, Татарстан Язучылар берлеге командалары катнашты. Шулай ук әлеге мәртәбәле чарада Лениногорск районы вәкилләре дә бар иде. Бу хакта якташ язучыбыз Таһир абый Шәмсуаров яза.

"Алар арасында якташларыбыз  11 гимназиядә эшләп килүче "Айсылу" балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова, вокал буенча өстәмә белем бирү мөгаллимәсе Фәридә Әхмәтшина, Лениногорск Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуаровларның барлыгы әлеге чараның бер бизәге иде" , - ди ул.

Таһир абый Шәмсуаров үзе "Аулак өй-баттл"да Татарстан Язучылар берлеге командасында катнашкан. аларның чыгышлары Татарстан мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан югары бәяләнә.

Таһир Шәмсуаровка республикакүләм проектта катнашуы өчен Диплом бирелә.

фотолар: https://vk.com/id132818287

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев