Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Чатыр тауда җыен» фестивалендә катнашты

Азнакайда «Чатыр тауда җыен» исемле төрки халык иҗаты фестивале унбишенче тапкыр үткәрелде.

Быел анда 40ка якын коллектив катнашкан. Фестиваль чал гасыр тарихын чагылдырган «Чатыр тау легендалары» исемле театральләштерелгән тамаша белән башланган. Бу хакта редакциягә Бөтендөнья конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова хәбәр итте. Ул әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан чакырулы иде. 

 Лениногорск районыннан "Сүнмәс ялкын" һәм "Дуслык" ансамбльләре чыгышларын халык җылы кабул иткән. Соңыннан безнең ансамбльләр Диплом белән бүләкләнгән.  Шулай ук Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективлар килгән.

 Татарстанның иң биек  ноктасында узучы әлеге чарада  Казаннан мәртәбәле кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты – Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы, шулай ук Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре катнашты. 

«Популяр татар эстрадасы йолдызлары - Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм Фәридә - Алсу дуэты чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.  Төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләде. Биредә кул эшләре ярминкәсе, заманча киемнәр, милли көрәш, татар халык ашлары күргәзмәләре белән танышырга, төрле уеннарда катнашырга мөмкин иде.  Чатыр тауда узган милли бәйрәмдә катнашу күңелдә сүз белән әйтеп бетерә алмаслык уңай тәэсирләр калдырды. Шундый бәйрәмнәр, татар милли ансамбльләр, коллективлар яшәгәндә, халкыбыз, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез югалмас», – ди Ләйсән Таһир кызы.

 

фотолар: Л.Рахманова-Шәмсуаровадан

 
 
   
 
     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев