Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 300дән артык гаиләсе ана капиталының калган өлешеннән түләүләр алды

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан Лениногорскидагы 314 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.

Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль  фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды белгечләре.

Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көне эчендә гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, әмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк.

“Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән,  акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге Лениногорск халкының 300дән артык гаиләсенә түләүне билгеләде”, - ди Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Аның әйтүенчә, сертификатта калган акча 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, сертификатта 8 мең сум акча калган булса, ул  тулысынча күчерелеп бетерелә. Әгәр дә калган сумма 10 мең сумнан артык булса, ул акча күчерелми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев