Лениногорскиның Балалар музыка мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Зур масштаблы эшләр.
Лениногорскида «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында музыка мәктәбенә капиталь ремонт башланды.
Уку сыйныфларын, музыка кабинетларын, концерт залын яңартачаклар. Төзүчеләр бригадасы тәрәзә һәм ишекләрне, җылыту һәм вентиляция системаларын, электр үткәргечләрен алыштырачаклар. Бинаның тавышын изоляцияләү дә мөһим этап булачак, бу музыка белән шөгыльләнү һәм концертлар уздыру өчен идеаль шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, проект кысаларында мәктәпне заманча музыка җиһазлары һәм инструментлар белән тәэмин итү каралган – бу белем бирү процессының сыйфатын сизелерлек яхшыртачак.
"Капиталь ремонт укучыларны укыту һәм иҗади үстерү өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Мондый үзгәрешләр мәктәпнең матди-техник базасын яхшыртып кына калмыйча, балаларны яңа иҗади казанышларга илһамландырачак»,- ди музыка мәктәбе директоры Анна Хлапова.
Фото: “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев