Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Эрзянка» ансамбле һәм «Вишка лейне» балалар ансамбле мордва бәйрәмендә Тәтештә чыгыш ясадылар

15 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында «Валдо шинясь»(«Якты көн») мордва мәдәниятенеңреспублика бәйрәме узды.

Бәйрәмгә Татарстан, Мордовия, Чувашия, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән кунаклар һәм катнашучылар килгән. Күп кенә тематик мәйданчыклар әзерләнде.

Быел әлеге бәйрәмдә Лениногорскидан  «Эрзянка» мордва халык ансамбле катнашты. (җитәкчесе Мария Шалина) һәм  «Вишка лейне» мордва балалар ансамбле (җитәкчеләре – Мария Шалина, Неля Чубатова) .

Алар "Балтай" йоласын бәйрәмнең төп сәхнәсендә тәкъдим иттеләр.

 Шәһәребез һәм районыбызның мордва милли халыклары ассамблеясы җитәкчесе, "Эрзянка" ансамбле җитәкчесе Мария Шалинага «Мордовия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде, ә "Эрзянка" ансамблендә катнашучы Светлана  Веденеевага ТР мәдәният министрының Рәхмәте белдерелде.

 

фото: Мәдәният сарае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев