Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның М.Горький исемендәге паркта Кыш бабай резиденциясе эшли

Олылар булсак та, Яңа елдан могҗиза көтәбез.

Лениногорскида М.Горький исемендәге ял паркында Кыш бабай резиденциясе, ягъни Кыш бабай йорты үз ишекләрен ачты.

Яшь лениногорскилылар Кыш бабайда һәм Кар кызында кунакта булырга өлгерде инде. Балалар шигырьләр сөйләгәч, Кыш бабайның татлы күчтәнәч бирүе тагын да күңелле мизгел булды.

Кыш бабай резиденциясе әкият йортын хәтерләтә. Тышкы яктан ул матур утлар белән балкып тора. Әнә шушы матур йортны күреп, оныгы белән кереп чыгарга булган лениногорскилы Хатип Әхмәдуллин.

“Менә 4 яшьлек оныгым белән саф һава суларга чыктык. Шушы гүзәл йортның эчен күреп чыгарга булдык. Монда исә балалар өчен әкият дөнҗясы оештырганнар”, - ди ул.

Кыш бабай резиденциясе 8 гыйнварга кадәр 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Серле могҗиза илендә булырга теләсәгез, килеп, күреп китегез. Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшәргә була. Иң мөһиме – шигырь өйрәнеп, әзерләп килегез.

 

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев