Лениногорскиның «Олимпия резервы» спорт мәктәбе директорына Россия спорт министры Рәхмәт белдерде
Тантаналы котлау чарасы республика спорт министрлыгында узды.
Лениногорскиның чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярышлар буенча олимпия резервлары спорт мәктәбе директоры Андрей Николаевич Федорук “Физик культура һәм спортны үстерүдә казанышлары өчен” мактау билгесе һәм Россия спорт министры Олег Матыцинның рәхмәтен алды.
Андрей Николаевич физкультура һәм спорт эшенә 38 ел гомерен багышлаган кеше. 13 ел дәвамында ул спорт мәктәбенең җитәкчесе дә булып тора. Бүгенге көндә спорт мәктәбенең югары квалификацияле белгечләрдән торган коллективы да, аның кадрлар белән нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсе.
Ул төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша. Андрей Николаевич җитәкләгән спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында Олимпия уеннарында, дөнья чемпионатында катнашучылар, Россия, Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары бар. Аның җитәкчелегендә “Олимпия резервы” спорт мәктәбе Россиянең спорт мастерлары Иван Панин һәм Алексей Соловьев, Андрей Ивановский, Александр Логинов, Данил Садриев, Максим Сегдеев, Денис Исайкин, Нияз Нәбиев һәм тагын бик күп оста чаңгычыларны бөтен илгә һәм дөньяга танытты.
Андрей Николаевич үз-үзенә таләпчән, һөнәри осталык дәрәҗәсе өстендә даими эшли. Үзе тәрбияләгән шәкертләре, аларның әти-әниләре һәм хезмәттәшләре арасында олы ихтирам казанган кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев