Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Урман паркында узган өмәдә үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим ителде

Шимбә – 23 майда Лениногорскиның Урман паркында өмә үтте.

Лениногорскилылар урман паркы территориясен кипкән, корыган үләннәрдән җыештырды, корыган ботаклар киселде, эскәмияләрне буяп куйдылар.

Эш беткәннән соң чәйләр эчтеләр.

Урман паркында өмә уздыру – район башлыгы Марат Гирфанов инициативасы. Ул Лениногорск тарихына  яңа  көн кертү тәкъдиме белән чыкты – Урман паркы көне. Ел саен бу көн узачак.

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее өмә кысаларында, урман паркында үзенчәлекле күргәзмә дә оештырды. Элеккеге шәһәр күренеше һәм элеккеге урман паркы фотографияләрен тәкъдим итте.

Тарихи фотографияләр күпчелегендә кызыксыну уятты. Ретро фоолардан үзләренә таныш җирне эзләделәр, “элек монда менә бу объект иде”, дип үткәннәрне искә алдылар.

 

фотолар: музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев