Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннары бирмәүчеләргә штраф яный

Закон проекты бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннары бүлеп бирү буенча таләпләрне үтәмәүче оешмалар өчен административ штрафлар кертеләчәк.

«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, әлеге канун проекты «махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннары бүлеп бирү турында» республика законы кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләнгән.

Хезмәткәрләр саны 200дән арткан эш бирүчеләр барлык эшчеләре саныннан 1 процент күләмендә квота бүлеп бирергә тиеш. Закон проекты билгеләнгән квотаны үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертүне күздә тота.

«Вазифаи затлар өчен – 20-30 мең, шәхси эшмәкәрләр өчен – 30-50 мең, юридик затлар өчен 50-100 мең сум күләмендә штраф кертү күздә тотыла», – дип белдерде Эльмира Зарипова.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев