Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин китапханәсе балалар арасында «Угадай мелодию» уенын үткәрде

Мичурин авылы китапханәсе 5-8 нче сыйныфлар арасында «Угадай мелодию» — «Көйне таны» музыкаль уенын уздырды.

Ул уенны хәтерләсәгез, бик кызыклы тапшыру иде. Яраткан җырларны искә төшерү өчен мөмкинлек, хәтерне яхшырту өчен күнекмәләр алу да.

Мичурин китапханәсендә уен 2 раундтан торды. Көйләрне 8 категория буенча искә төшерделәр: хайваннар турында, заманча эстрада җырлары, әниләр турында, яңа ел җырлары һәм башкалар.

Уенда катнашырга дип 8 бала теләк белдергән. Алар башта барлык көйләрне танып, җавапларны әйтеп барганнар, яраткан җырлары булса, кушылып җырлар та алганнар.

Финалга таба сораулар катлаулана һәм финалда өч кеше генә кала: Айгөл Магъсумова, Данир Шакиров, Әмир Магъсумов.
Уен булгач, әлбәттә, бер генә җиңүче булырга тиеш. Әмир үзенең дөрес җаваплары белән көндәшләрен узып китә һәм җиңүче була.

Мичурин китапханәчесе Сания Вахитова әйтүенчә, чараны уздырганда клуб һәм волонтерлар ярдәме бик ярап куйган.

фотолар: Мичурин китапханәсе, https://vk.com/id285680381

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев