Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Миңнеханов: «Пилотсыз очкыч Татарстанда торак йортка эләккән, халык эвакуацияләнде»

Бүген иртән Татарстанның Кама аръягы төбәгенә дошман БПЛАлары тарафыннан һөҗүм ясалды.

Бу хакта социаль челтәрләрдәге битләрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе кушуы буенча урынга республика Премьер-министры Алексей Песошин чыкты. «Һөҗүмгә дучар булган предприятиеләр нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерә.
Җитештерү процесслары туктатылмаган. Барлык кирәкле хезмәтләр урыннарда эшли», – дигән Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, БПЛАларның берсе торак йортка эләккән, халык эвакуацияләнгән.
«Хәзерге вакытта якындагы лагерь базасында вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнә. Өч зыян күрүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип өстәде ул.

ТР Рәисе кушуы буенча район җитәкчелеге эвакуацияләнгән кешеләр өчен кирәкле эшләрне башкара: кайнар ризык, су, медицина ярдәме белән тәэмин ителә.
Хәзерге вакытта, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, БПЛА һөҗүме куркынычы Татарстанның алты шәһәрендә: Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмәдә гамәлдән чыгарылган.

https://vatantat.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев