Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Миңнеханов кадрлар резервының яңа составы белән очрашты

Һәр резервистка республиканың иң югары вазыйфаи затлары арасыннан куратор беркетеләчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда идарәче кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Аның сүзләренчә, программада катнашучыларга тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә республиканың социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектларны эшләргә кирәк булачак.

Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, идарә итү кадрлары резервы ел саен формалаша. Ул катнашучыларны сайлап алуны уңышлы узулары белән котлады һәм программа аларга яңа белемнәр һәм практик тәҗрибә алырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

Һәр резервистка республиканың иң югары вазыйфаи затлары арасыннан куратор беркетеләчәк. Моннан тыш, Татарстан җитәкчелеге катнашучылардан киләчәктә тормышка ашырылырга мөмкин булган яңа идеяләр алырга өметләнә.

Очрашу вакытында резервчылар үз проектларын кыскача тәкъдир иттеләр.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев