Мошенниклар пенсиядәгеләрне алдый
ЯҢАЛЫКЛАР

Мошенниклар пенсиядәгеләрне алдый

Татарстанда мошенниклар пенсионерларны Совет чоры стажы өчен 2019 елда пенсиягә  өстәмә түләү булачак дип алдалый башлаган. Бу хакта Татарстан буенча Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә.

Алар мондый хәбәрне төрле мессенджерлар аша җибәрәләр икән. Сак булыгыз, ялганга ышанмагыз, дип кисәтә Пенсия фонды.
Шикләнгән очракта Пенсия фондының контакт-үзәгенә шалтыратыгыз:  (843) 27-9-27-27.
 


Нет комментариев