Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсиягә чыгуны кичектерүнең яңа нечкәлекләре

1961 елда һәм соңрак туган кешеләргә картлык буенча пенсия билгеләү үзенчәлекләре турында аңлатканнар.

Лаеклы ялга чыгу өчен аларга билгеле бер эш стажы һәм балл тупларга кирәк. Юкса пенсиягә чыгу яше тагын 5 елга арттырылачак, дип яза PRIMPRESS ("Ватаным Татарстан").

Соңгы вакытларда 1961 елда туган кешеләр, аеруча ир-атлар арасында картлык буенча пенсиянең үзләренә кайчан билгеләнәчәген сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән.

Илебездә 2019 елдан бирле, кабул ителгән реформа буенча, пенсия яше этаплап арттырылып килә. Нәтиҗәдә ир-атлар 65 яшьтә пенсиягә чыгачак (пенсия яшенә биш ел өстәлә).

Шул ук вакытта, 1961 елда туган ир-атларны алсак, аларның пенсиягә чыгу яше 2024 елда килеп җитәчәк. Ләкин ул чагында алар 65 яшьтә түгел, ә 63 тә генә булачак. Пенсиягә алданрак чыгуларының сәбәбе – пенсия реформасының күчеш чоры дәвам итү.

Әмма хәзер пенсиягә чыгу өчен пенсия яшенә җитү генә аз. Әле тагын кимендә 15 еллык эш стажына, шулай ук 28,2 пенсия коэффициентына ия булуны да расларга кирәк булачак. Ә инде мондый эш стажы һәм коэффициент туплый алмаучыларга пенсияне тагын 5 ел көтәргә туры киләчәк. Ягъни алар 70тә генә пенсиягә чыга алачак.

http://arskmedia.ru

https://photo.tatar-inform.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев