Районыбызның Ивановка авылы мәктәбендә ремонттан соң агросыйныф ачылачак
Бүгенге көндә районыбызның берничә мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара.
Шуларның берсе – Ивановка авылы мәктәбе. Ремонттан соң ул танымаслык булып үзгәрәчәк.
Авылда мәктәп 1974 елда төзелгән. Бүгенге көндә мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан. Инде мәктәптә шактый эшләр башкарылган. Инженерлык коммуникацияләре тулысынча алыштырылган: җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, электрүткәргечләр өр-яңа. Яңа тәрәзәләр һәм ишекләр дә куелган. Спорт залы янында душ бүлмәсе дә булачак, мондый уңайлылык шәһәр мәктәпләрендә юк әле.
Ивановка мәктәбе стенасында 1981-1983нче елларда ясалган панно да тора. Хәтерләсәгез, элек стена мозаикасы белән бизәү бик популяр иде. Мәктәп директоры Виктория Павлова әйтүенчә, ремонт ясаучылар әлеге мозаиканы сүтмәгәннәр, ә дизайнерлык осталыгы белән яңа интерьерга калдырганнар. Әлеге мозаикалы панно район башлыгы Марат Гирфановка да ошаган, ул ремонт барышы белән танышырга дип мәктәпкә килгән булган. “Бу панно мәктәпне бизәп торудан тыш, ул элеккеге еллар истәлегенә хөрмәт күрсәтү дә, дип билгеләп үтте район башлыгы”, - ди Виктория Павлова.
Ремонт барышында куркынычсызлык турында да онытмаганнар: бөтен бина буйлап видеокүзәтү, янгын сигнализациясе, тышкы яктырту үткәргәннәр. Дөрес, фасадны ремонтлау капиталь ремонт программасында каралмаган.
Ивановка мәктәбе укучылары да ремонт тәмамланып, матур кабинетларда укый башлауларын түземсезлек белән көтәләр. Ә әлегә исә алар мәктәп территориясендә тәртип урнаштыруда ярдәм итәләр. Укучы Анна Трофимова иптәшләре белән шунда иде. “Мәктәпнең эчке ягы көннән-көн матурлана”, - ди ул.
Мәктәптә 30 елдан артык тарих фәне укытучысы Фәрит Шәмсетдинов та биредә. Элек тоныграк кына булган кабинеты хәзер яктырып киткән.
Әлеге мәктәптә агросыйныф та ачарга планлаштыралар. Районда яңа проектка старт бирелде: беренче булып Ивановка мәктәбендә “Агроинженерия” юнәлеше буенча махсус сыйныф ачылачак. Мәктәп укучыларын авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итүнең яңа алымнары бу.
Инициатива крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе – Самат Нәбиуллинныкы.
“Без укучыларга авылда эшләү ул физик хезмәт кенә түгел, ә яңа технологияләр, фән һәм лаеклы хезмәт хакы булуын күрсәтергә телибез” , - ди Самат Нәбиуллин.
Моның өчен сыйныфны заманча җиһазлар белән тулыландырачаклар, ул укучыларга беренче көннәрдән үк һөнәргә кереп китәргә мөмкинлек бирәчәк. Монда заманча компьютерлар, авыл хуҗалыгы терлекләре макетлары барлыкка киләчәк, ә трактор моделендә катлаулы техника белән идарә итү күнекмәләре белән танышырга мөмкин булачак.
Проект фермерның үзе катнашында гамәлгә ашырыла. КФХ башлыгы инициативаны үстерүгә финанс средстволарын кертә.
Мәктәптә эш туктап тормый, чөнки 1 сентябрьгә мәктәпне өлгертергә кирәк, мәктәп укучыларны яңартылган килеш, яңа мебельләр белән каршы алачак.
- Белешмә.
- Ивановка мәктәбендә капиталь ремонт эшләре “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча бара. Ремонт эшләренә 75 млн 932 мең сум акча бүленгән. Районда – Түбән Чыршылы мәктәбендә, ә шәһәрдә 4нче һәм 14нче мәктәпләрдә ремонт бара.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 24 июль санында укый аласыз.
фотолар: ЛМР сайты





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев