Рамилә Мөхәммәдиева: Тычкан гына димәскә, зур зыян да сала
2026 елның дүрт ае эчендә Лениногорск районының 7 кешесенә тычкан бизгәге дигән диагнозы куелган инде.
Бу хакта ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлекчәсе табибы Рамилә Мөхәммәдиева белән сөйләшәбез.
“Алты кешегә авыру көнкүрештә йоккан, йорт янәшәсендәге участокларда, йорт ишегалларында булган. Дүртесе – шәһәрдә, икесе – Сугышлы авылында. Ә авыруның бер очрагы безнең райондагы урманга бару белән бәйле”, - дип ачыклык кертте Рамилә Мөхәммәдиева.
- Лениногорск районы территориясе, Татарстанның башка территорияләре кебек үк, тычкан бизгәге – ГЛПС авыруы буенча табигый чыганак булып тора, ягъни бездә бу инфекция барлыкка килү һәм таралу өчен табигый шартлар (урманнар) бар. Ел саен санитария хезмәте тарафыннан тычкан бизгәге белән авыру очраклары теркәлүе гаҗәп түгел.
- Авыру буенча саннар ни сөйли?
- 2025 елда лаборатор рәвештә 23 очрак теркәлгән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда, 8 очракка ким. 23 очракның 17се – шәһәр кешеләре. 23 очракта – өчесе – хатын-кызлар, калганнары – ир-атлар. 17 кеше – эшли, эшләмәүче – дүрт кеше, икесе – пенсионер. Аларның күпчелеге (19) көнкүреш, шул исәптән 12 очракта зыян күрү яшәү урыны буенча йорт тирәсендәге участокта эшләү белән бәйле, 7 очракта зыян күрү урманга чыгу белән бәйле.
- Инфекцияне кайларда йоктырганнар?
- Инфекция йоктыру урыннары: Лениногорскида – 5 очрак, Югары Чыршылы, Горкино, Дала Зәе, Кирлегәч, Урдалы, Тимәш,Түбән Чыршылыда – берәр очрак; Иске Куакта, Александровкада – дүртәр очрак.
- Тычкан бизгәге нинди авыру?
- Бөер синдромы булган геморрагик бизгәк – вируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Тычкансыман кимерүчеләр вирусның резервуары булып тора, шуңа күрә чирне дә тычкан бизгәге дип атыйлар. Тычкан бизгәген төп таратучы – җирән кыр тычканы. “Балалар еш кына бу кыр тычканын кулларына алырга һәм уйнарга телиләр. Шуңа күрә, кимерүчеләргә кагылырга ярамый, дип балалар белән аңлату эше алып барырга кирәк.
- Тычкан бизгәге авыруын йоктырудан ничек сакланырга?
- Иң беренче чиратта йорт, бакча тирәләрендә кимерүчеләр үрчүгә юл куймау мөһим. Тузанлы эш башкарганда, авыз-борынны капларга, резина перчаткалар киеп эшләргә кирәк.
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында чыкты.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев