Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор корпоратив үткәрүгә кагылышлы таләпләр турында кисәтте

Эш бирүчегә коллективка корпоратив кирәк булу-булмавын хәл итәргә кирәк.

Әгәр ул кирәк булса, барлык санитар кагыйдәләрен үтәргә һәм аны эш урынында үткәрмәскә кирәк. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Корпоративны үткәрү буенча җаваплы карар кабул итәргә кирәк. Әгәр дә корпоратив үткәрелсә, моны профилактиканың барлык кирәкле чараларын үтәп, куркынычсызрак булган урында эшләргә кирәк. Корпоративны эш урыннарында үткәрергә ярамый», — диде ул.

Әгәр ресторанда яки кафеда бәйрәм итәгә уйласалар, залда ял итүчеләр персонал белән бергә 100 кешедән артмаска тиеш. Әгәр ял итәргә килүчеләр җәмәгать туклануы бинасында хокук бозу очракларын күрсә, 21 декабрьдән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе кайнар линиясе эшләячәк.

Любовь Авдонина сөйләвенчә, Татарстанда яшәүчеләр күмәк, чараларда (яңа ел концерты, чыршы бәйрәме ачылышы, корпоратив) хокук бозулар турында шунда мөрәҗәгать итә ала.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев