Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә Илкүләм сүзлек фонды төзеләчәк

Россиядә федераль дәүләт мәгълүмат системасы - Илкүләм сүзлек фонды төзеләчәк. Бу карар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланды.

Платформада хәзерге рус әдәби теле нормалары турында мәгълүмат урнаштырылачак. Системага кертелгән мәгълүматлар кимендә биш елга бер тапкыр яңартылыр дип планлаштырыла. Ресурска керү бушлай була.

Хөкүмәттә Илкүләм сүзлек фонды россиялеләрнең грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә, рус телен саклап калырга, сакларга һәм үстерергә, шулай ук чит илләрдә тел үсешенә ярдәм итәр дип көтәләр.

Сайтта биш модуль урнашачак. Беренчесе сүз турында база күзаллавы бирәчәк, икенчесе аңа синонимнар һәм антонимнар, ул кулланыла торган фразеологизмнар һәм куллану үзенчәлеге турында мәгълүматлар табарга мөмкинлек бирәчәк.

Өченче модуль кулланучыга төрле юнәлештәге һәм еллардагы тарихи сүзлекләрнең төрле мәкаләләре белән танышырга ярдәм итәчәк. Шуның нәтиҗәсендә тел нормаларының ничек үзгәрүен һәм үсешен анализларга мөмкин.

Дүртенчесе алдагысы белән тыгыз бәйләнгән — ул сайланган сүзлекләрдә сүз турында мәгълүмат эзләргә мөмкинлек бирә.

Һәм, ниһаять, кулланучылар сүзлек мәкаләләрен сайланган параметрларга карап чагыштыра алачак. Модуль рус әдәби теле нормаларының үзгәрү динамикасын өйрәнү өчен кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев