Россиядә хайваннар өчен коронавирустан вакцина җитештерелгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә хайваннар өчен коронавирустан вакцина җитештерелгән

Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте.

Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте карамагындагы Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә аларда яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау өчен «Карнивак-Ков» вакцинасының беренче партиясен чыгардылар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте, производство аена өч миллион дозага кадәр «Карнивак-Ков» вакцинасы җитештерү куәтенә ия.

Вакцинаның беренче партиясе инде броньланган, ул илнең кайбер төбәкләренә һәм шәһәрләренә җибәреләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев