Сабантуй бәйрәме мөбарәк булсын!
Сабантуй ул – татарларны бергә туплаучы, дусларны, туганнарны җыючы милли бәйрәм.
Уңган-булган Лениногорск районы аны хезмәт уңышлары, мул сыйлары белән каршылый.
Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең чагылышы. Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер.
Бәйрәм бүген 10.00 сәгатьтә башлана.
Сезнең игътибарга программа тәкъдим итәбез.
10:00 Халык сәнгать һөнәрчелеге күргәзмәсе-сату, мастер-класслар
10:00 «Рәссамнар шәһәргә» күргәзмәсе
10:00 «Сабантуй-милләт горурлыгы» театральләштерелгән күренеше
10:30 Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Марат Гирфанов һәм бәйрәмнең мактаулы кунаклары котлавы
10:40 Лениногорск районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү
11:00 Балалар Сабан туе: театральләштерелгән күренеш, бәйрәм концерты, уеннар, күңелле ярышлар, мастер-класслар
11:00 Лениногорск районы үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм иҗат коллективлары концерты
11:15 Татар җырчысы, җырлар авторы, Yummy Music лейблы резеденты Илгиз Шәйхразиевтан бәйрәм концерты (Казан шәһәре)
11:30 Милли уеннар
11:30 Милли көрәш
11:30 Ат чабышы
12:00 Татар токымлы атлар катнашында «Аударыш» ярышы
Концерт мәйданчыкларында күңелле җырлар-биюләр көтә.
Бәйрәм сәүдәсе эшләячәк.
Балалар өчен уен мәйданчыклары
фото: Заман сулышы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев