Шөгердә балалар Кыш бабай белән ГТО тапшырдылар
Районыбызның Шөгер авылында Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Кыш бабай белән ГТО” фестивале үтте.
Әлеге үзәктә хоккей түгәрәге эшли. Хоккей уйнау серләренә төшенү теләге белән түгәрәккә 5 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар йөри. Җитәкчеләре – Илгиз Кәлимуллин.
Күптән түгел түгәрәккә йөрүче 30 бала ГТО нормативларын тапшырдылар. Алар йөгерү, озынлыкка сикерү, тартылу, таянып кулларны бөкләү һәм турайту, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, алга иелү, спорт ядрәсен ыргыту, герләр белән эшләү төрләре буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
Балалар спорт төрләрен дөрес итеп тапшыралармы икәнен бәяләргә бу юлы судьялар урынына Кыш бабай белән Кар кызы килде, алар хөкемдарлар булды. Әлбәттә, аларны күргәч, балалар да сынатмаска тырышты, тагын да тырышып, ГТО нормативларын тапшырдылар.
фото: ДООЦ Шугурово
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев