Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан мәктәпләрендә укучы балалар финанс белеме һәм эшмәкәрлек белән кызыксына

Мәктәп балалары шәхси эшмәкәрлек һәм финанс өлкәсендә белемне арттыру белән кызыксына. Шул темага Россия буенча үткәрелгән онлайн олимпиаданың сынау һәм төп турында регионнардан 800 меңләп укучы бала катнашты

 Финанс белемен арттыру һәм эшмәкәрлек белән бәйле онлайн олимпиадада  катнашкан  мәктәп баласының 85 меңгә якыны -Татарстаннан. “Бу балаларның финанс  өлкәсендә яңа белемнәр үзләштерү, рациональ һәм практик фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшләргә әзерлеген күрсәтә,”- диде Россия Банкының Татарстан бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин. 13 -15 нче майда үткән онлайн олимпиадада мәктәп балалары  тормышта килеп чыгарга мөмкин булган бизнес, финанска бәйле мәсьәләләр чиштеләр. Олимпиадада 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Марат Шәрифуллин әйтүенчә,мондый чаралар балаларга киләчәктә финанс  өлкәсендә белемле, алдынгы карашлы кешеләр булырга ярдәм итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев