Татарстан педагоглары Бөтенроссия укучылар олимпиадасының һәр призеры өчен 86 мең сум алачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан педагоглары Бөтенроссия укучылар олимпиадасының һәр призеры өчен 86 мең сум алачак

Әзерләүнең сыйфатын арттыру максатында.

Татарстан Министрлар Кабинеты Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләрне акчалата бүләкләүне раслады. Тиешле карар республика хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Расланган нигезләмә нигезендә, педагог йомгаклау этабына әзерләгән һәм призер яки җиңүче булган һәр 9-11 сыйныф укучысы өчен бер тапкыр бирелә торган түләү – 86 мең сум алачак. Акчалата бүләкләү төбәктә олимпиада хәрәкәтен үстерүдә катнашучы укытучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Түләүләрне Татарстанның дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары педагоглары ала алачак. Акча алу өчен кайбер таләпләргә туры килергә кирәк: заявканы караган вакытта белем бирү оешмасында эшләүне дәвам итәргә һәм агымдагы елда катнашучылар арасында максималь нәтиҗә күрсәткән укучының әзерлеген раслый торган документлар булырга тиеш.

Республика Хөкүмәтендә билгеләп үтүләренчә, әлеге чара педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыруга һәм укучыларны югары дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларга әзерләүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

 

Чыганак: Татар-информ

 

 

 


Нет комментариев