Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда борын, тамак, колак авырулары арткан

“Барлык авырулар арасында колак системасы авырулары беренче урында тора”, - ди Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге башлыгы.

Татарстанда борын, тамак, колак авыруларына дучар булучылар саны елдан-ел арта. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге башлыгы Марат Гыйләлев әйтте.

“Кызганычка, лор органы авырулары елдан-ел арта. Моны авыручылар саны да, табиблар тапкан авырулар да сөйли. Дөнья медицинасында диагностика эре адымнар белән атлап бара. Шул исәптән бездә дә. Шуңа күрә лор органы авыруларын УЗИ, МРТ кебек аппаратлар белән ачыклау саны да арта”, - диде бүлек башлыгы.

Табиб сүзләренчә, олылар арасында очрый торган күпчелек авырулар борын системасына туры килә. Колак авырулары – икенче, тамак, йоткылык патологиясе өченче урында.

“Шунысы куандыра, лор органы системасында катлаулыклар кимеде. Бу – барлык авыруларның 2-8 процентын тәшкил итә”, - диде Марат Гыйләлев.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев