Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Covid-19ның Британия штаммы белән авыручылар саны 24кә җитте

Татарстанда Covid-19ның Британия штаммы белән авыручылар саны 24кә җитте

Татарстанда тагын алты кешедә яңа коронавирусның Британия штаммы табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның  ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында Британия штаммнарының 24 очрагы теркәлде», — диде спикер.

Коронавирусның Британия төре белән авыручыларның күпчелеге Казанда ачыкланган, алар — 22 кеше. Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында тагын берәр зарарлану очрагы теркәлгән.

Элегрәк «Татар-информ» Covid-19ның мутацияләнгән штаммы белән авыручы 18 кеше турында хәбәр иткән иде.  

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев