Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда дуңгыз гриппы таралган

Татарстанга грипп килде.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген гриппның өлеше арта. Әгәр сентябрьдә авырулар саны структурасында аңа 1 проценттан да артык туры килми дип сөйләсәк, бүген исә узып баручы атнада гриппның 30 уңай очрагын күрәбез – бу барлык ОРВИ очракларының 2,6 проценты», — дип искәртте санитар табиб.

Теркәлгән 30 очракның унысы гриппның A(H1N1) вирусына туры килә, ул дуңгыз гриппы буларак билгеле. Фаразлар буенча, нәкъ менә шушы штамм киңрәк таралачак.

«Аның үзенчәлеге шунда, ул гриппның барлык вирусларына караганда авыррак уза һәм өзлегүләргә китерә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр, кече яшьтәге балалар, авырлы хатын-кызлар, хроник авырулары булган кешеләр куркыныч төркемгә керә», — дип искәртте Роспотребнадзор вәкиле. Узып баручы атнада республикада ОРВИ һәм гриппның барлыгы 13 711 очрагы теркәлгән. Бу узган атнадагыдан 8 процентка кимрәк, дип өстәделәр ведомствода.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159146/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев