Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда йортсыз хайваннарны аулаганнан соң вакытлыча тоту пунктларына урнаштырачаклар

Закон кабул ителде

Татарстанда хуҗасыз хайваннар белән эш итү чаралары приютларда түгел, ә вакытлыча тоту пунктларында үткәреләчәк. Әлеге закон проектын бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында депутатлар хуплады.

«Закон кабул итү караучысыз калган хайваннар белән эш итү өлкәсендә эшнең нәтиҗәлелеген арттырачак", – дип белдерде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илшат Гыйниятуллин, закон проектын тәкъдим итеп.

Ул искәрткәнчә, хәзер хуҗасыз хайваннар белән эш итү чаралары аларны аулау һәм приютка илтүне  үз эченә ала. 20 календарь көн дәвамында хайваннар приютларда тотыла, анда аларны котыру авыруына каршы вакциналыйлар һәм стерильләштерәләр. Шуннан соң агрессив булмаган хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кайтаралар. Агрессия күрсәткән хайваннарны исә яңа хуҗаларга тапшырганчы яки аларның табигый үлеменә кадәр приютларда тоталар.

 

татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев