Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Казан – Оренбург юлының 20нче чакрымында йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Бүген Татарстанда Казан — Оренбург автомобиль юлының 20нче чакрымында транспорт чишелеше юл үткәргечендә йөк авырлыгы 15 тоннадан артык булган транспорт хәрәкәте чикләнде.

 

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чикләү 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Вакытлыча чикләү Казан аэропортына илтә торган автомобиль юлын реконструкцияләү кысаларында төзелә торган яңа юл үткәргечнең корылмаларын бетонлау буенча төзелеш-монтаж эшләре алып бару аркасында кертелгән», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Казаннан аэропортка йөк машиналары хәрәкәте гадәти режимда оештырылачак. Кире юнәлештә алар ике юнәлеш буенча (аэропорт — Чистай — Обухово — Арышхазда — М7 «Волга» — Казан юнәлешендә Казан — Оренбург автомобиль юлының 20нче чакрымындагы транспорт чишелеше яки Столбище — Усад — Казан) хәрәкәт итәчәк.

Чистайдан Казанга таба хәрәкәт иткәндә исә ике маршрут буенча (Обухово — Арышхазда — М7 «Волга» — Казан яки Сокуры —Хәерби — Травкино — Столбище — Усад — Казан) урап узарга мөмкин.

Казаннан Чистайга таба хәрәкәт иткәндә Казан — аэропорт (кире юнәлештә боҗрада борылырга) — Казан — Оренбург — Чистай автомобиль юлының 20нче чакрымындагы транспорт чишелеше маршруты буенча әйләнеп узу мөмкинлеге бар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев