Татарстанда кибеттә һәм җәмәгать транспортында битлек кимичә йөрү тыела
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда кибеттә һәм җәмәгать транспортында битлек кимичә йөрү тыела

 20 апрельдән башлап Татарстан кешеләре кибеттә һәм җәмәгать транспортында медицина битлеге яки респиратор киеп йөрергә тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады. Әлеге документ Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.

 

«Гражданнарга 2020 елның 20 апреленнән башлап санитария-эпидемиология шартлары яхшырганга кадәр сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә һәм анда булганда, җәмәгать транспортында булганда шәхси саклану чарасы (маска, респиратор) кулланмау» [тыела], диелә бу документта.

 

Чыганак

 


Нет комментариев