Рәшидә Сипаева: 55 елдан артык гомерен  медицинага багышлый
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәшидә Сипаева: 55 елдан артык гомерен медицинага багышлый

Күптән түгел Лениногорскиның шәфкатьле табибы - Сипаева Рәшидә Сөләйман кызы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның 55 елдан артык хезмәт юлы – медицинага тугрылык тарихы! Бу дистә еллар эчендә ул бик күп пациентларга ярдәм иткән,  яшь белгечләр белән тәҗрибә уртаклашкан  һәм чын профессиональлек үрнәге булды.

 Лениногорскида Рәшидә Сөләйман кызы хезмәт эшчәнлеген 1992 елда участок терапевты вазифасында башлый. Аннары цех терапевты вазыйфасына күчерелә. 2004 елда аны гомуми практика табибы, Ә 2005 елда бала тудыру йортына табиб — терапевт итеп билгелиләр. 2022 елның октябреннән Рәшидә Сөләйман кызы хатын‑кызлар консультациясендә табиб-терапевт булып эшли.

Аның осталыгының һөнәри нигезен Андижан дәүләт медицина институты салган. 1970 елда ул институтны «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Рәшидә Сөләймановна диагноз куеп  һәм дәвалау гына билгеләми — ул ишетә, ярдәм итә, өмет уята белә.

Югары хезмәт казанышлары өчен Рәшидә Сөләйман кызы 2016 елда «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булды, ә 2022 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелде — бу бүләк аның күпьеллык фидакарь хезмәте һәм сәламәтлек саклау үсешенә бәяләп бетергесез өлеше өчен лаеклы танылу булды.

 

фото: ЦРБ


Нет комментариев