Татарстанда предприятие ангарында төягеч эшчене таптап үтергән
Минзәлә районындагы предприятие ангарында фаҗигале хәл булган.
24 май көнне «Камский Бекон» азык үзәгендә эшче фронталь төягеч астында калып һәлак булган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-ат азык төяү эшләре вакытында техника тарафыннан тапталган. Алган җәрәхәтләрдән ул вакыйга урынында ук җан биргән.
Әлеге факт буенча эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.
Тикшерү барышы район прокуратурасы контроленә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев