Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады

Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү эшләре башланды.

Проект шагыйрәнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Картинаның режиссеры — Александр Далматов, сценарий авторлары — Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәйретдинова.

Фильмның башкарма продюсеры — Раил Сафин, композиторы — Миләүшә Хәйруллина, консультанты — Саҗидә Сөләйманованың улы, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Әнвәр Маликов.

Фильмның генераль партнеры — «Татнефть» хәйрия фонды. Фильм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

«Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый. Уен эпизодлары Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең туган ягында — Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә. Тәтешле районы хакимияте Саҗидә Сөләйманованың туган ягында төшерү эшләрен оештыруда зур ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

https://almet-rt.ru

фото:Татар информ

 

 

 


Нет комментариев