Татарстанда талпан боррелиозының 10 очрагы ачыкланган
Татарстанда талпан активлыгы сезоны башыннан 10 иксодлы талпан боррелиозы (Лайм авыруы) һәм өч читтән кертелгән талпан вируслы энцефалит очрагы теркәлгән.
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, энцефалит белән зарарлану республикадан читтә — Чиләбе һәм Кемерово өлкәләрендә, шулай ук Новосибирскта ял иткәндә килеп чыккан. Шул ук вакытта 25 марттан, быел беренче тапкыр талпан кадалганда, республика хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 5,8 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1,2 меңе — балалар. Бер ел элек шул ук чорда 8,2 мең мөрәҗәгать булган.
Иң күп очраклар Казанда (2 мең мөрәҗәгать), Чаллыда (528), Әлмәттә (371), Түбән Камада (333) һәм Яшел Үзәндә (245) булган. Моннан тыш, республикадан читтә 212 очрак теркәлгән, 85% тан артыгы урманнарда, паркларда, дачаларда һәм йорт яны кишәрлекләрендә булу белән бәйле.
Ведомствода, талпан кадалган очракта, медицина оешмасына мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итәргә яки талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк, дип искә төшерәләр. Аннары бөҗәкне йогышлылыкны тикшерү өчен лабораториягә китерергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Роспотребнадзор республиканы вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләр исемлегенә кертте. Талпан кадалу куркынычы югары булган төбәкләрне шулай атыйлар. Шуңа бәйле рәвештә республика халкына вакцинация узарга киңәш иттеләр.
БИЗНЕС Online
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев